«Үткәннәрнең онытылмас битләре»: тарихи экскурс (6+)

17 майда, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасын тормышка ашыру кысаларында, 8 нче санлы китапханә «Автомобиль гаскәрләренең сугышчан дан тарихы музее»нда туган якны өйрәнүче язучы Мансур Сафин белән тарихи экскурс оештырды. 

Мансур Габдулла улы балаларга хәрби автомобильләр барлыкка килү тарихы, вакытлар узу белән аларның тагын да камилләшүе турында сөйләде, шулай ук сугыш чорында автотранспортның зур ролен билгеләп үтте. Экскурсиядә катнашучылар сугыш вакытларында, шул исәптән, күптән түгел булып узганнары, мәсәлән, Әфганстан сугышында фронтта машина йөртүчеләрнең батырлыгы турында тын да алмыйча тыңлады. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, фронтта һәм дошман тылында якташларыбызның батырлыгы, хәрби дәрәҗәләр турында белделәр, игътибар белән экспонатларны карадылар. 
Музейда тәкъдим ителгән сугыш кирәк-яраклары – каскалар, гранаталар, флягалар, төрле тарихи чор кораллары һәм сугышчыларның шәхси әйберләре укучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук кунакларга фотолар, документлар һәм хатлар белән стендлар тәкъдим ителде. Әлеге экскурсия беркемне дә битараф калдырмады һәм балаларга рус халкының бөек батырлыклары турында бәһасез мәгълүматлар бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: